«Әниемә чәчәкләр»: мастер-класс (6+)

11 ноябрьдә, иң ихлас, күркәм һәм матур бәйрәм Әниләр көне якынлашканда, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе  үзенчәлекле открытка әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

цветы для мамочки
IMG-20211111-WA0061
IMG_8042
IMG_8044

Китапханәчеләр җитәкчелеге астында балалар үз куллары белән әниләре өчен катыргы, төсле кәгазьләр, салфеткалар, кипкән чәчәкләр, тасма һәм сәйләннән үзенчәлекле бүләкләр әзерләде. Очрашу барышында алар матур әйберләр ясарга, фантазияләрен эшкә җигәргә, үз хезмәт җимешләрен күреп куанырга һәм хис-кичерешләрен белдерергә өйрәнде.  
Балалар кисеп, ябыштырып, эш өчен төсләр, формалар һәм материал сайлап кына калмады, ә иң кадерле, якын һәм сөекле әниләре турында сөйли алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: